10 декабрь 2017 яңалыклары
-
Салагышта Иж елгасында балыкчы батып үлгән
Удмуртия балыкчылары Татарстанның Әгерҗе районы турысында Иж елгасында бәлагә тарган. Әгерҗе районында Иж елгасында батып үлгән балыкчы турында хәбәр алынды, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт булган урынга Чаллының 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары, полиция һәм Салагыш авыл җирлеге хакимияте вәкилләре...
-
02 ХӘБӘР ИТӘ: Райондашларыбызның "батырлыклары" фаш ителә
27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр теркәлгән җинаятьләр һәм башка төр хәбәрләр: - Зур күләмдә акча үзләштергән сатучы - Пучы авылындагы кибетләрнең берсендә эшләүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Башка төр хәбәрләр: - 28 ноябрь көнне Иске Богады авылында яшәүче 1985 елгы ир-атның хатынына тән җәрәхәтләре ясавы турында полиция участок вәкиле хәбәр...
-
Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык фаразлый
Республикада урыны белән томан төшәчәк. Иртәгә, 11 декабрьдә, Татарстанда урыны белән иртән һәм көндез җиңелчә буран һәм бозлавык көтелә, дип кисәтә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Моннан тыш, республикада урыны белән томан төшәчәк, дип җиткерә синоптиклар. чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/10/154011/
-
Гомәрова Филизә Вәсим кызына мактаулы исем бирелде
Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" филиалы җаваплы мөхәррире Гомәрова Филизә Вәсим кызына "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
“Төшенкелеккә бирелмәү – күңелдән“
Төне буе дулаган буран капка төпләренә кар салган. Төш якынлашып килсә дә, бу өйгә эз төшмәгән әле. Капка төбе Гөлчәчәкне көтә... Бик көрәр иде дә соң Таһир карны, киң көрәген өеп-өеп кар белән тутырыр да читкә ташлар иде... Аяклар тыңламый шул!.. Ике бертуган, ана карынында бергә яралган ике игезәк дөньяга...
-
ПУТИННЫҢ БЕРЕНЧЕ БАЛА ӨЧЕН ПОСОБИЕСЕ НИЧӘ СУМ ТӘШКИЛ ИТӘ ҺӘМ НИНДИ ГАИЛӘЛӘРГӘ БИРЕЛӘЧӘК?
"Әлегә Россия Федерациясе күләмендә норматив-хокук документлары юк, Татарстанда бу пособиенең ничек исәпләнәчәге һәм ничек түләнәчәге турында берни дә әйтә алмыйбыз» - дип аңлаттылар ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. Ләкин шунысы мәгълүм: пособие төбәктәге узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләмендә түләнәчәк. Пособиене беренче балалары 2018 елның 1 январеннән соң туган...