11 май 2017 яңалыклары
-
Два дома на одном участке: как правильно купить-продать один из них
Росреестр Татарстана продолжает информировать граждан обо всех значимых изменениях, произошедших в связи с вступлением в силу Федерального закона № 218-ФЗ «О государственной регистрации недвижимости». Одно из них - это отмена ранее существовавшей возможности совершать одновременно раздел объекта недвижимости, регистрацию прекращения права на исходный объект, регистрацию права на образованные объекты и...
-
Актаныш авыл җирлеге территориясендә эре мөгезле терлекләрне көтүгә чыгару турында КАРАР
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР от "03" май 2017 ел № 15 Актаныш авыл җирлеге территориясендә эре мөгезле терлекләрне көтүгә чыгару турында Актаныш авыл җирлегендә төзү-төзекләндерү кагыйдәләрен үтәтү, малларның иминлеген һәм ветеринар халэтнең стабильлеген саклау максатыннан, 27.04.2017 һәм 02.05.2017 көннәрендә үткән халык җыены нәтиҗәләре буенча карар кылам: 1. Актаныш авыл җирлеге территориясенә караган...
-
МТС бистәсендә урнашкан “Гамбәрия” мәчетендә мөселманнар очраша
Шимбә, 13 нче май көнне 17 сәгатьтә, МТС бистәсендә урнашкан Гамбәрия мәчетендә "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгәллиме Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җитәкчелегендә мөселманнар белән очрашу үткәрелә. 13 нче май көнне 17 сәгатьтә Гамбәрия мәчетенә рәхим итегез!
-
Бадминтон буенча югары уңышларыбыз бар
Бадминтон буенча Татарстанның шәхси кубогы өчен II этап ярышлары 6-7 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә үтте. Республика шәһәр һәм районнарыннан 341 спортчы көч сынаган бәйгедә Актаныш спорт мәктәбеннән ялгыз разрядта Рәзил Хәбибуллин - II, парлы разрядта Илнар Ибнеев белән берлектә III урынны яулап кайтылар. Остазлары Алгинaт Гәрәев.
-
Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла
10 май көнне Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды. Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил Сәмигуллин үткән Корылтайда имамнар...
-
Татарстан буенча җиңел атлетика ярышларында Актаныш спортчылары III урынны яулады
Укучылар Спартакиадасы кысаларында Татарстан буенча җиңел атлетика ярышлары Казанда 2-5 май көннәрендә үтте. Актаныш спорт мәктәбеннән 15 яшь спортчы составындагы команда (остазлар Рузил Тимиров, Равил Хаҗиев, Ирек Мөхәммәтов, Рәмис Минһаҗев) анда үз төркемнәрендә III урынны алып кайттылар. "Бигрәк тә кадет мәктәбеннән килгән биш укучы матур нәтиҗә күрсәтте, остазлары Рәмис Минһаҗевның...
-
Актанышта Ленин паркын төзекләндерү дәвам итә (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)
Актаныш районының Ленин исемендәге паркны төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Бүгенге көндә төзүчеләр паркта юлга түшәлгән ташны җыеп алу эшләре тулысынча тәмамланган. Исегезгә төшереп узабыз, агымдагы елның февраль аенда Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узган иде. Биредә проект...
-
Район башлыгы кубогы Казанга китте
1996 елдан якташыбыз Алисә Галләмова кубогына оештырыла башлаган шахмат турниры соңгы дистә елда район башлыгы призына дигән исем астында үтә. Быел да нәкъ 7 май көнне үзенә Казан, Чаллы, Нефтекама, Лениногорск, Кукмара, Балтач кебек шәһәр һәм районнардан 18 команда - 72 шахматчыны җыйды ул. Шахматчылар арасында халыкара 6 оста, 11...
-
В Чистополе выпал снег (фото)
Сегодня ночью в Чистополе выпал снег. Как оказалось, аномалия природы в Чистополе за последнее время случается уже не в первый раз. 15 мая 1993 года в Чистополе прошел мощный снегопад, и толщина снега достигала 20 сантиметров. Как раз в это время проходило активное цветение яблонь и груш. источник: http://www.chistopol-rt.ru/ru/the-news/item/17600-v-chistopole-vyipal-sneg-foto.html
-
Билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә актанышлылар сынатмады (ИСЕМЛЕК ТӘ БАР)
Билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге 27-30 апрель көннәрендә Аксубайда узды. Ирекле стильдә көрәшеп, Актаныштан Алия Мөхәммәдуллина - II, Юлия Мәүлимбирдина - III, егетләрдән Раббани Нургалиев һәм Данис Камалов III урынны яулап кайттылар. Ирекле стильдә исә үз авырлык үлчәүләрендә Динис Муллахмәтов, Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин чемпион калдылар, Ленар Хәбиев һәм Данис...
-
Татарстанның халык артисты, композитор Ганс Сәйфуллин вафат
Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы. Озак каты авырудан соң Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин вафат. Соңгы арада Ганс Сәйфуллин белән еш аралашкан танылган җырчы Закир Шаһбан Мәрхүм белән хушлашу...
-
Бөтенроссия турнирында Марат Солтанов I урын яулады
Өстәл теннисы буенча Җиңү бәйрәменә багышланган Бөтенроссия турниры 3-6 май көннәрендә Казанда узды. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Хакасия республикалары, Ханты-Мансы округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Ростов, Түбән Новгород кебек Россиянең 25 зур шәһәреннән барысы 298 спортчы көч сынаган бәйгедә 2003-2005 елгы 70 егет арасында, Татарстан данын яклап, Актаныш егете Марат Солтанов I...
-
Актанышта янә җылылык бирделәр
Көннәр салкын тору сәбәпле, район башлыгының күрсәтмәсе нигезендә, Актаныш үзәгендәге балалар бакчаларына, мәктәпләргә, күпфатирлы йортларга янә җылылык бирелде.