11 октябрь 2016 яңалыклары
-
СЕЗ ДӘ КУШЫЛЫГЫЗ: 2016 ел уңышының тәүге "әверелеше"
Бакчадан җыйнап алынган яшелчә, җиләк-җимеш, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында уңыш бәйрәмнәре башлану белән, "могҗизалы рәвештә" төрле җәнлекләргә - күз күрмәгән, колак ишетмәгән җанварларга әверелә башлый. Кыскасы, кеше фантазиясенең чикләре юк. Фотосурәте безгә килеп ирешкән бу жираф - 2016 ел уңышының тәүге әверелеше! Бәлки сез тагын да остарак итеп җанландырасыздыр кишер- чөгендер...
-
Түбән Гәрәй авылыннан бертуган Зариповлар "Тәкәрлек" чишмәсенә яңа сулыш өрде (ЭКСКЛЮЗИВ ВИДЕО)
Чишмә савыктыру - ул иң беренче чиратта күңелләрне савыктыру да. Түбән Гәрәй авылыннан абыйлы - энеле Зариповлар үз көчләре белән туган авылларындагы "Тәкәрлек" чишмәсенә яңа сулыш өрделәр.
-
ХӘТЕР: Көзнең тетрәндергеч фаҗигасе
Моннан нәкъ бер ел элек Актаныш районында килеп чыккан фаҗига бар халыкны тетрәндерде. 2015 елның 11 октябрь иртәсендә Бүләк авылы янындагы сулыкта баткан УАЗ машинасында 7 райондашыбызның үле гәүдәсе табылган иде. Искәртеп узабыз, вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы егет иде. Бу коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларның...
-
“Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар” (ХАТ ЭЗЕННӘН)
Әгерҗенең "кирпичка"сы - бу шәһәрдә имин булмаган районнарның берсе. Кирпеч заводы инде күптән ябылган, әмма бистәнең "даны" барыбер калган. Биредә криминал да, тәртипсезлекләр дә күп. Элеккедән калган баракларда кешеләр гомер кичерә... "Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар" Әгерҗе шәһәренең Завод урамындагы 51 нче йорт адресы буенча ике катлы барак тора. Янәшәсендә - нәкъ...
-
ИГЪТИБАР, БӘЙГЕ: Үз яңалыгыңны бөтен Актанышка җиткер һәм бүләк от!
2016 елның 15 октябреннән 31 октябренә кадәр райондагы иң яхшы яңалыкны язып (фото яки видео белән булуы шарт) airs16@mail.ru электрон почтасына яки vk.com/aktanyshrt җибәр. Синең яңалыкны www.aktanysh-rt.ru сайты аша башкалар да белер. Иң кызыклы һәм иң күп хәбәр җибәрүчене бүләк көтә. Нәтиҗә 2016 елның 1 ноябрендә ясала.
-
Актанышның ике мәктәбе Рәсәйнең иң яхшы 200 авыл мәктәбе исемлегендә
Актанышның 1 нче мәктәбе һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Рәсәйнең иң яхшы 200 авыл мәктәбе исемлегенә керде. Әлеге исемлеккә Татарстаннан нибары 6 мәктәп кенә эләккән.
-
Судта яңа технологияләр араны якынайта
Хәзерге заманда бер генә өлкә дә мәгълүмати технологияләрсез яши алмый. Шулай ук Россия Федерациясе суд системасында да "Гадел хөкем" Дәүләт автоматлаштырылган системасы исеме алган суд производствосы мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру системалары кулланыла. Аның төп бурычы - суд системасының ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын тәэмин итү. Россия Федерациясенең зур территориясен исәпкә алып зур ераклыкларда...
-
Татарстан халкын ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә
Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып санала. Татарстан Республикасының "Бәйрәм көннәре һәм...
-
Татарстанда беренче кар яуды (+ВИДЕО)
Беренче кар берничә сәгать җирдә ятканнан соң эреп тә бетте. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында беренче кар яуды. Азнакай районында яшәүчеләр әлеге вакыйга уңаеннан социаль челтәрләр аша да уртаклаша: фото һәм видеолар пәйда булды.Ккукмара якларында да беренче кар төшү хакында хәбәр ителә. Сүз уңаеннан: бүген Татарстанда җепшек кар, яңгыр явуы фараз кылынган...
-
ЯТИМ КАРТЛЫК: Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре Пучы Картлар йортына бәйрәм бүләкләре тапшырды
Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме...