12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Тыл ветераны Нәзифә Бәхтегәрәй кызы Бәхтиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Бүген, 12 гыйнвар көнне, Ирмәш авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче тыл ветераны, 37 ел хезмәт стажына ия мөхтәрәм зат Нәзифә Бәхтегәрәй кызы Бәхтиева үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Нәзифә Бәхтегәрәй кызын юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова...
-
Искечә Яңа елны бергәләп каршы алыйк, актанышлылар!
Искечә Яңа ел үткәрү традициясе юлиан һәм григориан календарьлары арасындагы аерма белән бәйләнгән. Хәзер ул аерма 13 көн тәшкил итә. Шуңа күрә 13 гыйнвардан 14енә халык искечә стильдә Яңа елны каршылый. Хөрмәтле актанышлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне 13 гыйнвар кичендә Үзәк чыршы янына Искечә Яңа елны каршы алырга дәшеп калабыз...
-
Җирлек башлыгының йөзе юллардан ук күренә (+ФОТОЛАР)
Соңгы елларда урамны кардан арындыру мәсьәләсе үз урынына утырды кебек. Әмма юлсызлыктан интегүче авыллар да юк түгел. Республика юлларын карап тору, кардан чистарту эше һәр районның юл идарәсе карамагында. Грейдерлар юлны буран артыннан ук чистартырга тиешле. Кайсы юлларны кардан арындыру буенча һәр оешмада махсус исемлек бар. Ә авылда бу эш...
-
Татарстан может принять участие в докапитализации Татфондбанка
В случае принятия решения о санации банка Правительство республики готово оказать финансовое содействие оздоровлению ТФБ. Правительство Республики Татарстан может принять участие в докапитализации Татфондбанка, в случае если найдется санатор. Об этом пишет агентство экономической информации «Прайм» со ссылкой на Президента республики. «Мы, конечно же, готовы оказать всяческое содействие, если будет...
-
Бәхетле актанышлылар яңа фатирларга ия булды (ВИДЕО)
2016 елның 29 декабрендә район башлыгы Фаил Камаев Актаныш үзәгендә төзелгән 24 фатирлы йорт ачкычларын яшь гаиләләргә , шул исәптән районга "Земство докторы" федераль программасы буенча эшкә кайткан педиатрга, эпидемиолог һәм ике терапевтка тапшырды.
-
Пенсияләргә икенче индексация 1 апрельдә үтәчәк
Ике индексацияне исәпләсәң пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш. Пенсияләргә икенче индексация 2017 елның 1 апрелендә үтәчәк. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр ителә russian.rt.com сайтында. Беренче индексация 1 февральдә булыр дип көтелә. Ике индексацияне исәпләсәң, пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш. Министр аның өчен...