12 март 2018 яңалыклары
-
Кояш кына түгел, хезмәт уңышлары да күңелне җылыта
Бу көннәрдә һәр хатын-кызның күңелендә бәйрәм рухы өстенлек итәдер. Ә менә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар аны үзләренең хезмәт постында каршылый. Елның 365 көнен сөтбикәләре янында үткәрүче "Нур" хуҗалыгының Шәрип фермасы савымчысы Гөлфинә Сафина белән бәйрәм алдыннан күрешеп, хис-тойгылары, эшчәнлеге белән танышып кайттык. Кичке савымга әле берникадәр вакыт бар иде....
-
“Әнәк” агрофирмасы рекорд куйды
"Әнәк" агрофирмасы үзенең хезмәт нәтиҗәләре белән калган хуҗалыкларга бар яктан да үрнәк булып тора. Алар сөт җитештерүне узган елга караганда 4100 килограммга арттырып, көнгә 30 тонна 12 килограмм сөт савалар. Шуның 29 мең 700 килограммын дәүләткә саталар. Март башыннан гына да сөт җитештерүне 1100 килограммга арттырып, районда рекордлы күрсәткечкә ирештеләр....
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард...