12 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Чәчәк таҗлары каршылый таңнарны
Актаныш - гөлләр иле. Әлеге тылсымлы сүзләр чәчәк бәйрәмендә бик еш телгә алынды. Аллы-гөлле чәчкәләрнең гүзәллегенә сокланып туйгысыз. Үзен сихри дөньяда хис итеп утырган тамашачы киләсе елда, һичшиксез, тагын да матуррак чәчәкләр үстерәчәкмен, дигән фикер белән таралышты бу көнне. Бәйрәм чарасы район мәдәният сараенда узды. Сәхнә күз явын алырлык җете...
-
Матурлыкка шытым бирүче
Базар. Автовокзал. "Бакчачы" кибете. Актанышка килгән-киткәннәрнең, актанышлыларның сукмагы бирегә төшми калмый. Базары, автовокзалы аңлашыла, ә менә "Бакчачы" үзенең өр-яңа булуы, эстетик зәвыклыгы белән җәлеп итә. Өр-яңа... Әйе, әле шушы көннәрдә аның ишекләре ачылды. Кибетнең хуҗасы Дания Сәетзадина Такталачык авылыннан Актанышка йөреп эшли. Ул 1998 елда шушы юнәлештә үз эшчәнлеген башлап...
-
2013 елда капиталь ремонт
2013 елда капиталь ремонт үткәреләчәкләр исемлегенә Мари Суыксу, Күҗәкә, Актанышның 2 нче мәктәпләре керә. Кайсы уку йортына нинди күләмдә ремонт кирәк, күпме акча таләп ителә - бүген шуларны исәпләп бетерү өстендә эш бара.
-
Хоккей ярышлары башлана
Яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей ярышлары 15 сентябрьдән башланачак. Актанышта бу бәйгеләр 22-24 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев белдерде.
-
Авылларга килүче юллар
Авылларга килүче юлларны каты өслек белән каплау турындагы республика программасы нигезендә Карт, Чөгәнә, Чишмәбаш авылларына юл салу дәвам итә. Эшне быел тәмамлау максат итеп куелган.
-
Мал асра – акча бирәләр
Республикада быел старт алган "Яшь фермер" программасында Татарстанның 160 фермеры катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган элеге бәйгедә шуларның 100гә якыны җиңү яулады. Алар арасында райондашларыбыз да бар. Актаныштан әлеге программада 5 кеше катнашу теләге белдергән: Уразайдан Фәнил Шәязданов (кошчылык), Чалманараттан Кадрия Ибраһимова һәм Югары Яхшыйдан Айнур Кәримов...