13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лениногорск фаҗигасендә кем гаепле?
Лениногорск фаҗигасе яңа борылыш алды. 9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана. Әлеге факт буенча Татарстан тикшерү органнары тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата...
-
Яңа елны ничек каршыладык 5
Район оешма-предприятиеләренең Яңа елга багышлап әзерләнгән сценарийлар бәйгесе, елдагыча, үзәк чыршы янындагы мәйданда гөрләде. Биредә районның 12 оешмасы чыгыш ясады: "Ромашка", "Тылсым", "Әтәчкәй", "Алтынчәч", "Каенкай", "Умырзая", "Кояшкай" балалар бакчалары, гуманитар гимназия, Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләре, технологик техникум, үзәк хастаханә коллективлары. Сәхнәләштерелгән тамашаларның барысы да эчтәлекле булуын ассызыклады район башкарма...
-
Яңа елны ничек каршыладык 4 (+ ФОТОЛАР)
Бәйрәмчә көязләнгән машиналар парады Актанышның Ленин паркы каршындагы мәйданда узды. (Фотолар: http://aktanysh-rt.ru/ru/2014-09-25-06-36-33t/item/3312-aktanyishta-mashinalar-paradyi-fotoreportazh.html) Парадта 13 оешма-предприятие катнашты. Машиналарның һәркайсы үзенчәлекле итеп, юмор хисе белән бизәлгән. 2016ел символы - маймыллар да, төньяктан килгән пингвиннар да, хәтта кыш уртасында бал кортлары булып "киенгән" машиналар да бар иде арада. Ә иң уңышлы образ тудырган...
-
Яңа елны ничек каршыладык 3
30 нчы декабрь көнне сәхнәдә авыл хуҗалыкларыннан килгән Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары чыгыш ясады. Көн салкын булса да, тамаша карарга халык күп җыелган иде. Чыгышларның кызыклылыгына, маскалар һәм Кыш Бабай-Кар Кызы киемнәренең зәвыклылыгына карап нәтиҗә ясалды. Байсар авыл җирлеге монда алдынгы булды. Ә Күҗәкә һәм Уразай авыл...
-
Яңа елны ничек каршыладык 2 (+ФОТО)
Бәйрәм алдыннан узучы кышкы ярминкәне район халкы аеруча көтеп ала. Район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе көче белән авыл хуҗалыклары, шәхси һәм фермер хуҗалыкларын җәлеп итеп оештырылган ярминкәдә товар ассортименты бик бай һәм яхшы сыйфатлы иде. (Ярминкә фотоларын карарга:http://aktanysh-rt.ru/ru/component/k2/item/3310-aktanyishta-kyishkyi-yarminkә-%20foto.html) Ярминкәнең дәвамы булып, җирлегебездә матур традициягә әверелгән атлар тройкалары бәйгесе узды....
-
Яңа елны ничек каршыладык 1 (+ФОТОЛАР)
Яңа ел бәйрәмнәрен алдан ук нык әзерләнеп, бизәнеп-төзәнеп, көязләнеп каршы алалар бездә. Күп төрле кызыклы күңел ачу чараларына да бай бәйрәм ул. (Фотоларны карарга: http://aktanysh-rt.ru/ru/2014-09-25-06-36-33t/item/3250-aktanyish-yaңa-elga-әzerlәnә-fotoreportazh.html) Урам-йортларны бизәү, кар сыннары ясау, һәр елдагыча, оешмалар арасында бәйге рәвешендә оештырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: I урын -"Газстройсервис" ҖЧҖ; II урын - район электр элемтәсе үзәге;...
-
Тагын янгын... Тагын корбаннар...
Яшел Үзән районында ике кеше янып үлгән. Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә 11 гыйнварда 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә...