13 февраль 2016 яңалыклары
-
Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмыйм дисәң...
15 гыйнвардан башлап, яңа закон нигезендә, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча чикләү вәкаләтенә ия булдылар. Бу, шулай ук, су һәм һава транспортына - җиңел моторлы самолет, яхта, квадроциклга да кагыла. Бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан арткан очракта аны түләтү җаен шушы ысул белән башкармакчылар. Алимент бурычы...
-
Халык үз ризалыгын бирерме?
14 февральдә районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Авылларда һәр җирлекнең хисап җыелышлары вакытында үзара салым җыю турында сүз алып барылды. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны...
-
Тигез юллар, эчә торган сулар һәм балалар мәйданчыклары
14 февральдә узачак референдум район үзәге булган Актаныш авылында яшәүчеләргә дә кагыла. Үзара салым җыярга ризамы-түгелме икәнлекләрен белдереп, тавыш бирәчәкләр. Бюллетеньдәге ике шакмакның берсенә тамга салу һәркемнең үз иркендә. "Әйе" дигән бюллетеньнәр саны күбрәк булып, җирле референдум уңай нәтиҗә бирсә, Актанышта яшәүчеләрдән җыелачак үзара салым акчасы нинди максатларда тотылачак? Актаныш...
-
Гөлфинә чәчәклек дигәнне аңлата
Гап-гади татар хатыны ул. Башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Әмма безнең өчен аннан да ягымлы, аннан да рәхәт, аннан да кирәк кеше юк. Сүзем кадерле тормыш иптәшем Гөлфинә Гофран кызы Хаҗиева турында. Гөлфинә - Иске Балтач авылы кызы. 1988 елда үзебезнең Кыркаентүбәдә гаилә корып, төп нигездә әни белән бергә...
-
“Чишмә”дән үрнәк алырга була
Хуҗалыклардагы эшчәнлек белән танышу максатыннан оештырылучы гамәли киңәшмәләрнең чираттагысы "Чишмә" хуҗалыгында узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Әлеге хуҗалык 2015 елда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында беренче урынга чыкты. Башкаларга үрнәк итеп...
-
Тагын ял итәбез!
21, 22 һәм 23 февраль - ял көннәре. Ә 20 февраль (шимбә) эш көне булачак, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында. 20 февральдә эш көне яки смена озынлыгы, РФ Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча, 1 сәгатькә кыскартыла.