13 май 2022 яңалыклары
-
"Әтәчкәй"дә ЭКОмода күрсәттеләр
Актаныш авылындагы 4 санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасында #ЭкоЯз акциясе кысаларында Экомода фестивале үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә ташландык материаллардан киемнәр "тегеп" кечерәк төркем балаларына экомода күрсәттеләр.
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе(БЕЗНЕҢ ВИДЕОСЮЖЕТ)
Гаилә мәктәбе дәресләре Актаныш ЗАГСЫ бүлеге һәм аның җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева тырышлыгы, инициативасы белән уза. Ул даими рәвештә бара. Биредә районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, тәҗрибәле психолог, шәрәфле шәхес Фәһимә Шәйгәрданова, җирлекнең мөслимәләр оешмасы һәм яшь буын вәкилләре катнаша.
-
Олимпиада җиңүчеләрен иң күп әзерләгән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат Гран-При иясе
Бүген Актаныш районы мәктәпләренең фән өлкәсендәге уңышларына нәтиҗә ясап, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада җиңүче- призерлары һәм аларның остазларын хөрмәтләгәннән соң мәктәпләр арасында урыннар чыгарылды.
-
Бүген олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында Актаныш районының "Ел укучысы-2022" билгеләделәр
“Ел укучысы-2022” исеменә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының 10 сыйныф укучысы Динара Камилҗанова лаек булды.
-
Бүген районыбызның фән олимпиадалары җиңүчеләрен тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)
Мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Тик шунысы бар, сәләт, омтылышларны үстерергә ярдәм иткәндә генә, укучы тормышта яңа үрләр яулый ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.
-
Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях
Россельхозцентр Татарстана Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га.
-
Татарстанның Беренче президенты Кубогына узучы ярыш районда көрәш спортын үстерүгә нигез салды
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышын ачу тантанасы көрәш бәйгесен сәнгать бәйрәменә әверелдерде.
-
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышлары Актанышта 22нче тапкыр үткәрелә (фоторепортаж)
Бүген Актанышта Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышлары башланып китте.
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә – көндәлек проза ул!(+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)
“Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр 15 май -Халыкара гаилә көненә аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә.
-
НАЛОГОВЫЙ ВЫЧЕТ ПО РАСХОДАМ НА МЕДИЦИНСКИЕ УСЛУГИ И ЛЕКАРСТВА: ИНСТРУКЦИЯ ПО ПОЛУЧЕНИЮ
Любой трудоустроенный гражданин России сможет получить налоговый вычет по расходам на медицинские услуги и лекарства, если платно лечился и покупал лекарства.
-
Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышларда Актаныш данын 3 команда яклаячак
12-13 май көннәрендә Актанышта якташыбыз, бөтен татар халкының бөек улы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышы уза. Бүген 10.00 сәгатьтә әлеге мәртәбәле турнирның ачылу тантанасы узачак.
-
Ташламалы ипотека 2022 ел азагына кадәр озайтылган
Ташламалы ипотеканы 2022 ел азагына кадәр озайту һәм ипотека ставкасын 9 процентка калдыру гаиләләргә зур ярдәм булып кына калмыйча, төзелеш тармагын һәм башка катнаш тармакларны җанландырып җибәрәчәк.
-
Бакчачыларга хас 3 хата!
Нәрсәне дөрес эшләмибез?
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 13 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Җомга көне мөбарәк булсын! Бүген - җомга. Йөрәкләрдә - Ап-ак дога бәйләме. Изгелекләр сибик юлга Бүген - күңел бәйрәме. Еллар - имин, өйләр - ямьле Җомга мөбарәк булсын! Җанга нур, тынычлык өстәп, Күңел елмаеп торсын!