13 декабрь 2019 яңалыклары
-
Узбәкстан гражданнары өчен алдан сайлау мөмкинлеге тудырылды.
Бүген Актанышның Яшьлек милли-мәдәни үзәгендә районда вакытлыча яки даими яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләрендә парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде.
-
Әниемә күңел авазы
Кемгә күпме гомер бирелгәне берәүгә дә мәгълүм түгел. Тәкъдиргә язылганны, кеше булып, кешечә яшәү кирәк. Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән иманлы булып, күңелен сәламәт кылган, телен тугры сүзле кылган, хак сүзне тыңлаучы, күзен күңел күзе белән караучы иткән кеше уңышка ирешә. Безнең дөнья, хезмәт урыны – Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, башкаларга ярдәм итеп, ахирәт савабы җыя торган иген кыры. Бу төшенчәләрне күптән аңлаган, тормышын Аллаһ ризалыгы өчен ниятләгән кадерле әниебез НӘКЫЯ ГЫЙБАДУЛЛА кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА турында сөйлисе килә.
-
Бер игелек мең куаныч китерә
“Чишмә” хуҗылыгы җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов Аккүз авылында яшәүче, балачактан инвалид Гүзәл Харисованы сөендергән.
-
Бала язмышлары – ата-ана сагышлары
Иске Богады җирлегендә дә 1 декабрьдән инвалидлар декадасына старт бирелде.
-
“Батарейка вторая жизнь” акциясе
“Батарейка вторая жизнь” акциясендә 4 нче санлы балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр төркеме балалары катнашты
-
Әти-әни мәхәббәте авырлыкны җиңәргә ярдәм итә
Әти-әни өчен баладан да газизрәк кеше юктыр ул җир йөзендә. Качкын авылында гомер итүче Гүзәлия һәм Фәндүс Ярмиевләрнең дә кызлары Гөлшаттан соң көтеп алган уллары ул Руслан. Улының тууын ишеткәч, күкнең җиденче катында очуын бүгенгедәй хәтерли Фәндүс абый.
-
Гаилә җылысын биредә тапканнар
10 декабрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов Пучы авылында урнашкан картлар йортында булып, эшчәнлекләре белән танышты. Анда тәрбияләнүче өлкәннәр белән аралашты.