14 октябрь 2017 яңалыклары
-
Сәйфетдинов Фоадис Флүс улына “Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем бирелде
Актанышта үткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпъеллык хезмәте өчен "Таң" ҖЧҖ баш зоотехнигы Сәйфетдинов Фоадис Флүс улына "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Актаныш җир улларын һәм кызларын хөрмәтләде (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
14 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2017 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Тантана барышында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә район башлыгы Фаил...
-
Актаныш авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итте (+ФОТОЛАР)
Үз борчу-мәшәкатьләре белән килгән тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Әле аны җөпләп куярга иртәрәк булса да, авыл хуҗалыгында инде нәтиҗәләр ясар вакыт. Әлеге нияттән, 14 октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә хуҗалык рәисләре, алдынгылары, яшь белгечләр һәм районның агросәнәгать үсешенә...
-
Актанышта чираттагы зур ярминкә үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, 14 октябрь көнне, Актаныш районының үзәк мәйданында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан зур ярминкә узды. Ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, дару үләннәре һ.б....
-
Шифаханәләргә юлламалар бар. Кемгә кирәк?
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен 28 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Мамадыш районында урнашкан "Надежда" ял һәм сәламәтләндерү шифаханәсенә, 23 октябрьдән Чаллыдагы "Саулык" шифаханәсенә юлламалар бар. Теләге булганнарның район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итүләре сорала.
-
Таныш булыгыз: 6 нчы санлы административ участок инспекторы
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә бүгенге көндә 11 полиция участок вәкиле хезмәт куя. Участок вәкилә халык белән иң еш аралашучы, һәрвакыт элемтәдә торучы полиция хезмәткәре. Сезнең игътибарга кайсы җирлектә, кайсы участокта нинди участок вәкиле хезмәт курсәтүе хакында мәгълумат җиткерәбез. 6 нчы санлы административ участок: Иске Байсар авыл...