15 июль 2021 яңалыклары
-
ЯЗЫЛГАНГА КИРЕ КАЙТЫП: "Ривьера" аквапаркында агуланган бала палатага күчерелде, суның чисталыгы өчен җавап бирүче гаебен танымый
"Ривьера" аквапаркында агуланган 9 яшьлек малайның әнисе аның хәлләнә баруын әйтте. Хәзер баланы реанимациядән палатага күчергәннәр.
-
ТР Икътисад министрлыгы бизнесменнарга үз товар билгесен теркәүдә бушлай ярдәм итәчәк
Татарстан бизнесы бушлай товар билгесен терки алачак. Июль аеннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды шундый хезмәт күрсәтә башлады. Теркәү вакытында бизнесменнар тоткан 350 мең сумга кадәр акчаны Фонд каплаячак.
-
Укытучы Эльвира Әмирҗанова- районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызы!
Бүген “Белая” автомәктәбе һәм һөнәри техникум автобазасында районкүләм “Автоледи” бәйгесе узды. Бәйгедә машина йөртүче хатын-кызларыбыз машина йөртү осталыкларын гына түгел, бик еш үзгәреп торучы юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә сынап карады.
-
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: "Иделем акчарлагы" сезнең яңа әсәрләрне көтә!
XXI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе старт алды. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 тән алып 35 яшькә кадәрле яшь каләм ияләре катнаша ала.
-
Энгель Фәттахов: Нигә безнең җитәкчеләр бу проблеманы вакытында хәл итмәгән? Бу безнең дә гаеп. Моны танырга кирәк (фотолар)
Соңгы телгә алынган җирлекләрдә сөтнең бәясе дә ташка үлчим: 13 сум белән бәяләнгән. Җәйге чорда сөт бәясенең төшүенә күнегеп бетте инде авыл халкы. Әмма һәр нәрсәнең чиге була. Район башлыгы Энгель Фәттахов “Ни өчен сөт җыючы шундый түбән бәя куйган? Нигә безнең җитәкчеләр бу проблеманы вакытында хәл итмәгән? Бу безнең дә гаеп. Моны танырга кирәк. Түләнеп бетмәгән сөт акчасын кайтару буенча хокук саклау органнары да шөгыльләнергә тиеш”,-дип, урынбасары Рәйхан Галимҗановага йөкләмә бирде. Ләйсән ГАЗИЗОВА
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #31/ "Ш" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Рафаэль Хәкимов: "Татарлар күптән барлыкка килде, өстәвенә, бүген нинди исем белән йөртелсәләр, элек тә шулай аталдылар"
Кайбер идеологларның татарларны яшь милләт итеп тәкъдим итү омтылышлары бу өлкәдә мәгълүматы булмаганнарга исәпләнгән, - дип саный Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаэль Хәкимов.
-
КУАНЫЧЛЫ ХӘБӘР: «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган "Шәфкать" бәйгесендә Гөлнара Җәлилованың "Хәнияле Әлем" язмасы җиңү яулады
"Ватаным татарстан" газетасы оештырган «Шәфкать» бәйгесендә өченче урынны ике автор бүлеште. Берсе аның якташыбыз, Аеш авылы кызы, күренекле журналист, шагыйрә Казаннан Гөлнара Җәлилова. Гөлнара Җәлилованың бәйгегә юллаган «Хәнияле Әлем» язмасы гомер буе Актаныш районының Яңа Әлем авылында фельдшер булып эшләгән Хәния Бәдертдинованың авыр һәм мактаулы хезмәте турында үтә дә җылы хисләр белән сугарылган.
-
CDEK- ТЕПЕРЬ В АКТАНЫШЕ!!!
CDEK- ТЕПЕРЬ В АКТАНЫШЕ!!! Наш адрес: село Актаныш, проспект Ленина, 100. Торговый центр "Мечта"!
-
Балалар ялына ташламалар тагын да күбрәк: Дамир Фәттахов кешбэк программасындагы яңалыкларга аңлатма бирде
Программа киңәйтелде – хәзер кешбэкны 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламалар өчен дә алырга мөмкин. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Бүгенге көндә программада Татарстанның 84 лагере катнаша.