16 февраль 2016 яңалыклары
-
ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Актаныш - Казан арасын 700 сумга барасы!
Агымдагы елның гыйнвар башыннан Актаныш АТХда авыллар арасында йөрүче автобусларның маршруты һәм вакыты үзгәрде. Нәтиҗәдә, алар район үзәгеннән авылларга 14.00 сәгатьтә генә кузгала башлады. Бу үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнсә дә, алар райондашларыбыз арасында шактый ризасызлык тудырды. Кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, маршрут автобусларының авылларга кайту кайту графигы янә үзгәртелде. 15...
-
Актаныш районында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды
15 февраль көнне Актаныш районы хакимияте бинасының утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта комиссиянең җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм районда террорчылыкны, экстремизмны булдырмау буенча 2015 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук комиссия эшчәнлегендә террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасарлары,...
-
15 февраль –Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн
15 февраль -Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп , бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек. 15 февраль көнне Җиңү паркы каршында Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен...
-
Очрашулар хәтерләргә уела
Инде матур традициягә әйләнгән студентлар очрашуы быел да күңелләренә кереп калырлык итеп уздырылды. Кышның язны хәтерләтүче җылы, кояшлы көне дә күңелләренә дәрт-дәрман өстәп, очрашуга рухландырды. Студентлар очрашуын елдан-ел кызыклырак, үзгәрәк итеп оештырырга тырышалар. Быел да аңа яңа төсмерләр өстәлгән иде. 5 февраль көнне уздырылган чара "Бүләк" чаңгы трассасында башланып китте....
-
Тырыш кешегә кайда да эш табыла
Уразайда җирлек халкы белән сөйләшү гадәти булмаган тонда башланып китте. "Эчкечелек проблемасын зур мөнбәрдән сөйләргә кирәк дигән фикергә килдем", - дип, җирлек башлыгы Айрат Хаҗиев кыска гына эш вакытында җыелган фикерләре белән уртаклашты. Ул тагын берничә мәсьәләгә борчылуын белдергәннән соң гына 2015 елда башкарылган эшләргә хисап белән таныштырды. Уразай авыл...
-
Кем күпме сөт сава?
11 февраль 2016 ел Хуҗалыклар 1 сыерга саву Тулаем савым 2015 2016 .+/-. 2015 елга Әнәк 20,0 4753 4757 4 Нигез 19,0 6705 7720 1015 Нур Баян ис. 18,6 4471 5052 581 Чишмә 17,9 8800 10368 1568 Актаныш а/ф 16,2 6950 7003 53 Таң 15,7 10010 11168 1158 Ташкын 15,5...
-
"Йолдызлык" йолдызлар кабыза 2 (+ФОТОЛАР)
16 февраль көнне район Мәдәният сараенда мәктәп коллективларның "Йолдызлык- 2016" фестиваленең сайлап алу туры үтте.