16 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 300дән артык мәктәп укучысы җәйге белем бирү сменаларында бушлай катнаша ала
Татарстанда конкурс аша сайлап алынган 300дән артык укучы профильле 10 сменада катнаша алачак. 5-11 сыйныф укучылары өчен түләүсез җәйге белем бирү сменалары оештырыла. Инициатива «Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
-
Актанышта Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре җыены уза
14-16 май көннәрендә Россия буйлап сигезенче сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) буенча өчкөнлек уку сборлары үтә. Максат — балаларга тормышта кирәк була торган гамәли күнекмәләр бирү.
-
Җырчы Резидә Кадыйрова вафат
Җырчы Резидә Кадыйрова вафат.
-
Бакча җиләге өчен табигый ашлама рецепты
Җир җылына башлау белән бакча җиләген тукландыру — мул уңыш алу өчен иң мөһим агротехник чараларның берсе. Яз көне үсемлекләр актив үсеш фазасына керә, шуңа күрә аларга өстәмә микроэлементлар һәм саклагыч чаралар кирәк.