17 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Якташыбыз Марат Солтанов Россиянең иң югары премьер-лигасында чыгыш ясаячак
Актаныш егете, өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры Марат Солтанов Казанның «Казан» клубы белән контракт төзеде hәм быелгы сезонда Россиянең иң югары премьер-лигасында чыгыш ясаячак.
-
“Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасында «Актаныш-информ»ның дүрт журналисты хөрмәтләнде
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”- “Доверие и безопасность” республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Безнекеләр җиңүгә лаек: Райондашларыбыз Әскәровлар өчен тавыш бирик!
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы игълан иткән «Ә безнең ишек алдында» бәйгесендә райондашларыбыз да катнашты. Тавыш бирү 18 гыйнварга кадәр озынайтылды. Әйдәгез, тагын бер талпынып алыйк, райондашларыбыз өчен тавыш бирик!
-
Машинадан чүп ташлап калдыручыларга штраф түләргә туры киләчәк
11 гыйнвардан Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр үз көченә керә. Төзәтмәләр нигезендә, юл читенә яки урманда машинадан чүп ташлап калдыручыларны күзәтү өчен автомат камералар урнаштыру рөхсәт ителә.