17 март 2015 яңалыклары
-
Хәерле сәгатьтә
Язгы кыр эшләренә старт бирер алдыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә зур сөйләшү уздырылды. Ул "Ташкын" хуҗалыгы базасында оештырылып, укыту, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә үткәрелде. Укыту-киңәшмә авыл хуҗалыгының барлык тармагы буенча да алып барылды. Яңа форматта узган әлеге чара турында "Актаныш таңнары" газетасының җомга санында тулырак таныша аласыз.
-
Барлык теләк белдерүчеләрне очрашуга чакырабыз
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә Татарстан Республикасы Гарантия Фонды җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле катнашында очрашулар үткәрелә. Актаныш муниципаль районында әлеге чара 20 март көнне 11.00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр, кече оешма...