Төзелешнең һәр көне китерә яңарыш
Быелның яртысы төгәлләнде. Районда барган төзелешләрне күздән кичереп чыгарга, азмы-күпме нәтиҗә ясарга вакыт, димәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповның ярдәме белән без дә төзелешләр буйлап сәяхәт кылдык.
Сәяхәтләр юллардан башлана
- Быел Күҗәкә юлы файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 105 млн сумнан артыграк тәшкил итте. Хәзер...