17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Киләчәкне сайладык
14 сентябрьдә район халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Көзгә хас елак көн дә иртүк сайларга гадәтләнүчеләрне куркытмаган. Көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның яртысыннан күбесе үз тавышын бирергә өлгергән иде. Район башлыгы Фаил Камаев үзенең җәмәгате Эльмира ханым белән белән "Иман" спорт сараенда урнашкан 623нче сайлау округында тавыш...
-
Иске Җияш авылында мәчет ачыла
19 сентябрь - изге жомга көнендә 12.00 сәгатьтә Иске Җияш авылында мәчет ачыла. Әлеге күңелле һәм саваплы вакыйганың шаһитләре булырга барлык читтә яшәүче авылдашларны да чакырабыз.
-
Хоккей турнирына нәтиҗә ясалды
14 сентябрь көнне "Лачын" боз сараенда 3 көн дәвамында барган зур хоккей турнирына нәтиҗә ясалды. Нияз Авзалов истәлегенә узган әлеге бәйгедә Актаныш, Кирово-Чепецк, Уфа, Можга, Биектау һәм Чаллы шәһәренең яшь хоккейчылары көч сынады. Салкын бозда барган киеренке көрәштә чаллылыларга тиңнәр булмады. Биектау районы хоккейчылары - II, Актаныш спортчылары III урыннарга...
-
Киләчәктә тагын ике авылда төзеләчәк
- Элек бу урында бушлык иде. Вакыт булганда, дәресләрдән соң килеп туп тибә идек. Хәзер бар уңайлыклары да бар. Физкультура дәресләрен дә биредә үткәрәбез...-диләр Татар Суыксу авылы яшьләре. 12 сентябрь көнне Киров авылында һәм биредә дәүләт программасы нигезендә чынга ашкан спорт мәйданчыкларының ачылу тантанасы узды. Авылның нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге...