17 декабрь 2021 яңалыклары
-
“ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ – 2021”
Актанышыбыз – туган телебез булган татар телен саклау, аны үстерү максатыннан даими эш алып бара.
-
Максат – көнлек сөт сатуны 20 тоннага җиткерү
Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашындагы, үзара тәҗрибә уртаклашуга корылган авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы “Таң” хуҗалыгында узды. Аңа район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
-
Коронавируслы вәзгыятьтә Актаныш ничек яши: 25 форма-киңәшмәдән күзәтү
Бүгенге 25 форма-киңәшмә авыл җирлеге башлыклары катнашында онлайн узды. Җирлек башлыклары, структур юнәлеш вәкилләре район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге (докладчы- Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева), районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эш (Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова), сәламәтлек саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре( үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев), социаль контрактлар үтәлеше буенча мәгълүмат ( социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова) тыңлады.
-
Руководитель аппарата Антитеррористической комиссии в РТ, Галиев Ильдар Шамилевич, посетил форум «Безопасность в науке и образовании», проходивший в Ростове
В Ростове завершился VI Всероссийский форум «Безопасность в науке и образовании», который посетил руководитель аппарата Антитеррористической комиссии в РТ, Галиев Ильдар Шамилевич.
-
ҖӘМГЫЯТЬ: Иң үрнәге-Иске Айман авыл җирлеге
Бүген район Советының утырышлар залында узган 25 форма-киңәшмәдә 2021 нче елның 11 аена йомгак ясалды. Шулай ук ноябрь аендагы авыл җирлекләренең эшчәнлегенә бәя бирелде. Киңәшмәгә Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итте.
-
Авыллар тормышы күбрәк яктыртылсын иде
– Үзебезне белә башлаганнан бирле район газетасыннан аерылган юк, – диләр Теләкәй авылында гомер кичерүче Илсөяр һәм Фәйзел Закировлар. “Актаныш таңнары” – көтеп ала торган басмалары.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет республиканский конкурс
«Семейная фермерская династия Республики Татарстан»
-
Актаныш районы педагоглары Мордовия республикасында тәҗрибә уртаклаша
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттәхов җитәкчелегендә "Адымнар- Актаныш" күптелле гимназия укытучылары Мордовия Республикасында эшлекле сәфәрдә булды.
-
Безгә Иске Байсардан язалар: Инвалидларга кыйммәтле күчтәнәчләр тулы пакетлар өләштеләр
Инвалидлар декадасы уңаеннан эшмәкәр Хашимов Рәдис исемле егетебез исеменнән авыл җирлеге рәисе белән инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе (бер үк вакытта шул Рәдиснең әнисе була инде ул) авылдагы бөтен инвалидларга кыйммәтле күчтәнәч-пакетлар өләшеп чыктылар.
-
Районкүләм "Яңа ел фантазиясе" рәсем бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Тиздән Яңа 2022 елны каршыларга җыенабыз. Районның рәсем сәнгатенә гашыйк укучылары өчен нәкъ шушы темага иҗат эшләренә бәйге игълан ителгән иде. “Яңа ел фантазиясе” дип атала ул.
-
"Кыш бабайга хат" бәйгесенә Самир Галиевтан иҗади тәлгәш
"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә килгән иҗат эшләре белән танышуны дәвам итәбез. Актаныш-РТ.Ру сайтының "Бәйгеләр, конкурслар" бүлегенә кереп күңелегезгә ошаган шигырьгә лайк куярга онытмагыз. Бәлки әлеге теләктәшлегегез белән сез яшь шагыйрьне поэзия киңлегенә озатучыларның берсе булырсыз.
-
Район шагыйрьләре "Адымнар-Актаныш" мәктәбендә
"Адымнар- Актаныш" күптелле гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуга Татар Суыксуы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Роберт Сәләхиев килгән.
-
12 сыер һәм 2 ат янып үлгән
16 декабрь кичендә Башкортстанның Тәтешле районында бер катлы ферма бинасы янган.
-
Актанышның 2 нче урта мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган очрашу узды
13 декабрь көнне Актанышның 2 нче урта мәктәбендә укучылар арасында тәртипсезлекләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан тәртип сакчылары һәм медицина хезмәткәре белән очраштылар.
-
“Актаныш таңнары” газетасына язылучылар “Бал-маскарад”ны бушлай караячак
“Актаныш таңнары” газетасына декабрь аенда язылсагыз, беренче шарт үтәлде дигән сүз.