18 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Ни өчен ир-егетләр өйләнергә ашыкмый?
Ир булган ир – егерме биштә баш булыр, Ир булмаган ир – илледә дә яшь булыр. Буйдаклар турында байтак кына фикерләр язылды. Халык та, язучылар да, журналистлар да, психологлар да бу хәлнең сәбәпләрен ачыклап, үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен бирде. Ничек кенә булса да, бу проблема бик актуаль булып кала. Ир-егетләребез hаман өйләнергә ашыкмый, буйдаклар саны артканнан-арта гына. Күпләре тыныч, борчылмый йөреп ята, гаилә корырга да уйламый. Ни өчен әлеге заманда килеп чыкты бу проблема?
-
Татарстанда «Омикрон» штаммының берьюлы 11 очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирусның "Омикрон" штаммы белән авыруның беренче 11 очрагы расланды. Бу хакта «Вконтакте»да республиканың "Роспотребнадзор" идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Льготалы дарулар” программасы буенча ковидтан 6 миллион 150 мең сумлык бушлай дару кайткан
«Льготалы дарулар” программасы буенча районда ковид белән авыручыларны дәвалау өчен 6 миллион 150 мең сумлык бушлай дару кайткан.
-
Һәр сан артында күпме кайгы һәм күз яше: бүген райондагы коронавирус вәзгыяте турында сөйләделәр
Коронавирус авыруы турында рәсми чыганаклар күрсәткән саннар кимегән кебек тоелса да замана зәхмәтенә каршы көрәш дәвам итә. Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев һәм “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова журналистларны коронавируслы вәзгыять, аны дәвалау һәм профилактика чаралары белән таныштырды. Бу хакта алдагы язмаларда да яктыртачакбыз.
-
«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара
«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.
-
“Бөтендөнья Татар Конгрессы” Халыкара Берлеге Илдус Һаруновны тальян гармун белән бүләкләде
Бүген башкалабыз Казанда Иске Сәфәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Һарунов Илдус Һади улы ) Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан татар моңын югалтмауда, элеккеге гармун тавышын, шулай ук элеккеге гореф гадәтләрне кайтаруда зур хезмәт куйганнары өчен кулдан эшләнгән тальян гармун белән бүләкләнде.
-
Әгъзам Гобәйдуллин: Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа халык мәнфәгатендә иде
Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шунда, дип саный Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе.
-
Бүген Чаллыда транспорт һәлакәтеннән соң юл билгесе куярга чыккан ир-атны бәреп киткәннәр
Барысы да трассада ике автомобиль бәрелешкәннән соң килеп чыккан һәлакәткә бәйле.
-
"Транснефть – Прикамье» АҖ 2021 елда магистраль торбаүткәргечләр участокларын диагностикалау программасын үтәде
«Транснефть – Прикамье» АҖ 2021 елда магистраль торбаүткәргечләрне диагностик тикшерүгә йомгак ясады. Узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр гомуми озынлыгы 4 000 км булган 33 торба үткәргеч участогы тикшерелгән.
-
Минтимер Шәймиевнең туганнары: «Укырга кергәч, көтүебез белән аларда яшәдек»
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда күркәм юбилее — 85 яшьлеген каршы алачак. Юбиляр абыйлары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә туганнары сөйләде.
-
Нур Баян исемендәге һәм “Ташкын” хуҗалыгы терлек азыгына базлар төзегән өчен дәүләт ярдәме алды
Татарстан Республикасының махсус программасы буенча яңа төзелгән терлек торагына киткән чыгымның 30 процент акчасын кире кайтарырга мөмкин.
-
Ренат Вәлиуллин: Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы
«Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде вәкил.
-
Федераль программа нигезендә терлек торагын төзегән чыгымның чиреген кайтарып була
“Ташкын” хуҗалыгында узган киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, кайбер яңалыклар турында да белде.
-
Пособие күчтеме әле? Артканмы-юкмы?
Пособие рәвешендә дәүләт ярдәме алучылар тарафыннан бу көннәрдә иң еш бирелә торган сораулар бу. Ник дигәндә, Яңа ел алдыннан 1 гыйнвардан күп кенә пособиеләрнең артачагы хәбәр ителгән иде. Быел кайсы төр пособие күпмегә артачак? Бүген әнә шул сорауларга ачыклык кертәбез.
-
Һава торышы җылыта: буран һәм көчле җил көтелә
Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда һава температурасының җылынуы көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.