18 октябрь 2012 яңалыклары
-
Акча тапшырдылар
ЧӘЧЕР авылы мәчете төзелешенә шул авылда туып-үскән Фәрит һәм Флүн Гомәровлар - 50000 сум, Хәернас Сәлахов - 50000 сум, Хәнәфи Кәримов - 25000 сум, Фәнис Нуретдинов - 15000 сум, Илсур Кәримов - 4000 сум, Лена Зәйдуллина 1700 сум акча тапшырдылар.
-
“ТАТАРСТАН ӨМЕТЕ“спорт бәйгеләре
"ТАТАРСТАН ӨМЕТЕ"спорт бәйгеләре кысаларында узган, өстәл теннисы буенча турнирда 1 урын яулаган оста теннисчы Марат Солтанов ТР җыелма командасы составында Түбән Новгрод шәһәрендә узган зур бәйгедә көч сынап, 97 спортчы арасында 17 урынга лаек булды һәм Россиянең иң көчле 20 яшь теннисчысы сафына кертелде.
-
Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит
Авыл хуҗалыгында төп тотка- терлекчелек. Бу инде күптән икътисади яктан дәлилләнгән хакыйкать. Сөтле көнең - сыйлы көнең дигән халык әйтеме дә шуңа ишарәли. Тик мал асрауның да төрлесе була. Бармы - бар дип, әллә ни нечкәлекләргә бирелми, җитештергән продукциягә риза булып чын мәгънәдә җан асраучылар да, терлекләргә тиешенчә тәрбия кылып,...
-
Судка кадәр – медиатор
2010 елның 27 июлендә "Альтернатив рәвештә арадашчы ярдәме белән бәхәсләрне хәл итү" (медиация процедурасы(ысулы)) дигән 193 санлы федераль закон кабул ителгән иде. 2011 елның 1 гыйнварыннан закон үз көченә керде. Әлеге закон нигезендә, гражданнар арасында килеп туган хезмәт һәм гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле, шулай ук шәхси эшмәкәрлек яисә башка төр...
-
Күңелле очрашу
Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның ветеран укытучысы Матдә апа белән очраштык. Бәйрәмнәребезгә ямь бирүче, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче ул - Матдә апа. Авыр сугыш, илне аякка бастыру еллары дисеңме - барысын да кичергән. Очрашуыбыз укытучыларның, балаларның котлаулары белән башланып китте. Үзенең балачак елларын, укытучы булып эшләгән вакытларын ул...