19 июнь 2013 яңалыклары
-
“Актаныш таңнары“ газетасына язылу төгәлләнергә санаулы көннәр генә калды
27 июнь көнне үзебезнең абунәчеләр арасында призлар уйнатыла. Соңармыйча газетабызга язылып, квитанциясен яки күчермәсен мөхәррияткә китерергә генә кирәк. Бу фотодагы бүләкләр Сезнеке булырга мөмкин. Иң зур бүләк- мультиварка. Язылыгыз, укыгыз, бергә булыйк!
-
Игеннәр – яңгыр, җитәкчеләр – яңалык, фермерлар ярдәм көтә
- Актаныш ул икмәк иле, шөкер, һәр елдагыча, сынатмыйсыз. Кызганыч, явым-төшем булмавы гына бераз борчуга сала. Ә инде кулай һава шартлары булганда быел да мул икмәккә өметегез зур,-дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район кырларын кошлар биклегеннән күзаллагач. Кичә, ягъни 18 июнь көнне иген-кырлардагы эшчәнлек белән...
-
“Лучший билингвальный детский сад“
Районның 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасы "Лучший билингвальный детский сад" республика смотр-конкурсында җиңү яулап, Диплом һәм 1 миллион сум күләмендә грант белән бүләкләнде.
-
Актаныш районында 3 контроль чара уздырылды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы тарафыннан май аенда Актаныш районында 3 контроль чара уздырылды (шуларның икесе - эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә). Нәтиҗәдә, лицензиясез алкоголь продукциясе белән сәүдә итү (1) һәм шәхси хуҗалыктан спиртлы эчемлек сату (1) фактлары ачыкланды. Шулай ук кулланучы өчен бернинди мәгълүмат, шул...
-
“Семык-Пеледыш–2013“
"Семык-Пеледыш-2013" республика фестиваленең программасы Үзәк мәйдан, зур сәхнә: 10:00 - 11:00 - Бәйрәмне ачу тантанасы 11:00 - 15:00 - Татарстан, Мари-Иле һәм бәйрәм кунакларының мари фольклор коллективларының гала-концерты. Милли уеннар һәм бәйгеләр. 15:00 - Җиңүчеләрне хөрмәтләү 15:30- Бәйрәмне ябу тантанасы Кече сәхнә, интерактив остазханәләр, авыл ихатасы: 11:30 - Татар һәм...