19 июль 2016 яңалыклары
-
Эшмәкәрлеккә интернет аша бушлай укыталар
Республикада эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче "Бизнес класс" дип аталган программа эшли башлады. Бу - өр-яңа программа. Төп максаты - эшмәкәрлек нигезләренә төшендерү. Анда эшмәкәрләр һәм эшмәкәр булырга теләүчеләр катнаша ала. Иң кызыгы: Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге программа бушлай уку тәкъдим итә. Хәзерге вакытта программада 7 меңнән артык кеше теркәлгән....
-
Адай авылы егете ралли-марафонда узыша
8 июль көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан халыкара "Ефәк юл" ралли-марафонына старт бирелде. Ярышлар дөньяның өч илендә - Россиядә, Казахстанда һәм Кытайда уза. Ралли-марафонда катнашучылар 10 мең 780 километр юлны 2 атнада үтеп чыгарга тиешләр, аның яртысын - кызу тизлектә. Беренче зачет башкалабыз Казанда кабул ителде. Ә 10 июль көнне Казан-Уфа...
-
Суга керәсең икән, уйлап кер
Җәй мизгелләрен су керү, су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәй быел шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары белән сагайтты. Бәла агач башыннан йөрми, бер килә - гомерлек үкенеч...
-
Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән...
-
Актанышта ут сүнеп торачак
20 нче июль көнне Актаныш авылының Вахитов, Совет, Үзәк, Индустриаль, Дзержинский, Ветеринар, Колхоз урамнарында 09.00дан 16.00 сәгатькә кадәр кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып тора. Бу көнне Кәзкәй авылының Гагарин 1нче май урамында 09.00дан 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.
-
Ун еллык тәнәфестән соң салаларда исәп алалар
Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге, икътисади үсеше авыл хуҗалыгы үсеше белән тыгыз бәйле. Әлбәттә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгы торышын, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү мөһим. Илебездә 1 июльдән старт алып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу да әнә шул максатка хезмәт итә. Сан алуны сыйфатлы...