19 сентябрь 2024 яңалыклары
-
«Актаныш-информ»да туры эфир: Табиб- эпидемиолог саклану чаралары турында сөйләде
Салкыннар башлану белән без вируслы авырулар, шул исәптән грипп очракларының артуы белән очрашабыз. Актаныш районы санитария-эпидемиология бүлекчәсенең табиб-эпидемиологы Ләйсән Сафиуллина ВКонтактеның «Актаныш-информ»дагы битендә туры эфир барышында грипп авыруыннан саклану чаралары турында сөйләде.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны кредитларын түләүдән азат итәчәкләрме?
Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең кредитларын һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын сызып ташларга мөмкиннәр, диләр. Бу дөресме?
-
Пучы балалар бакчасы нәниләре данлыклы якташыбызга багышланган «Бабайда кунакта» ял паркына экскурсиягә бардылар
Актаныш районында парклар һәм скверлар көннән-көн арта. Алар арасында «Бабайда кунакта» ял паркы иң дәрәҗәлесе. Пучы балалар бакчасы нәниләре данлыклы якташыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган бу истәлекле урында экскурсиядә булдылар.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында Актаныш укучыларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр
16- 20 сентябрь көннәре Россиядә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы дип игълан ителде. Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атналык дәверендә мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куйды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» подключило участок нефтепровода после реконструкции в Удмуртской Республике
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированного участка перехода магистрального нефтепровода Холмогоры – Клин через р. Чаня в Удмуртской Республике.
-
Бүген Татарстанның Аксубай һәм Лениногрск районнарына яңа «глава»лар билгеләнә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар республика районнарында да җитәкчеләр яңаруга этәргеч. Аксубай, Лениногорск, Теләче муниципаль районнары башлыклары хәзер Татарстан парламентында эшләячәк.
-
Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлеге депутатлары арасыннан җирлек башлыклары сайлап куелды
8 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Җиденче чакырылышына депутатлар сайлаулар узды. Бу мөһим чара вакытында Актаныш районының 6 бермандатлы сайлау округларында җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланды. Бу көннәрдә әлеге округларда авыл җирлеге депутатлары үз араларыннан авыл җирлеге башлыгын сайлап куйды. Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлекләрендә авыл башлыгы вазыйфаларын башкаручылар хәзер рәсми рәвештә җитәкчелеккә билгеләнде.