19 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Нияз Авзалов истәлегенә оештырылган турнирда Актаныш лачыннары сынатмады (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актаныш "Лачын" боз-спорт сарае 17 ноябрьдән 3 көн дәвамында кунаклар кабул итте. Райондашыбыз Нияз Авзалов истәлегенә багышланган яшь хоккейчылар арасындагы Рәсәйкүләм турнир быел Төмән шәһәреннән "Рубин", Кушка шәһәреннән "Горняк", Түбән Тагилдан "Кристалл - Юпитер", Яр Чаллыдан "Челны" һәм, әлбәттә, Актанышның "Лачын" командаларын үзенә җыйды. Даны еракларга таралырга өлгергән әлеге турнир...
-
Тыл ветераны Шәмсерәван Гафурова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Актанышта яшәүче тыл ветераны, мөхтәрәм зат Шәмсерәван Фәттах кызы Гафурова үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Шәмсерәван Фәттах кызын юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның...
-
Референдумда үз тавышыңны бир - синең тавыш хәлиткеч булырга мөмкин! (+ФОТОЛАР)
Район үзәгендәге 621нче санлы референдум уздыру участогы Актанышның икенче санлы мәктәбендә урнашкан. Әлеге участокта 1416 кешегә үз тавышын бирү мөмкинлеге тудырылган. Иртәнге сәгать тугызга барлык халыкның 25% тавыш биргән. 619нчы санлы референдум уздыру участогы Актанышның беренче санлы мәктәбендә урнашкан. Әлеге участокта исә киче сигезгә кадәр 1404 актанышлы референдумга карата үз...
-
РЕФЕРЕНДУМ: Беркем дә битараф түгел! Була да алмый! (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)
Актаныш районы үзәгендәге 620нче санлы референдум уздыру участогы "Яшьлек"МҮ урнашкан. Әлеге участокта 2141 кешегә үз тавышын бирү мөмкинлеге тудырылган. Иртәнге сәгать тугызга барлык халыкның 30% инде тавыш бирергә өлгергән иде. - Сәгать 11-12ләрдә халык тагын да активлашыр дип өметләнәбез, - диде комиссия әгъзалары.
-
Халык тавыш бирә: әйеме, юкмы? (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген авыл җирлекләрендә, шул исәптән Актанышта да үзара салым җыю буенча референдум уза. Иртәнге 7:00 сәгатьтә Актаныш районында референдум актив төстә башланып китте. Гадәттәгечә райондашлар тавыш бирүгә иртәдән үк кереште. Актаныш районы үзәгендәге 623нче санлы референдум уздыру участогы "Иман" спорткомплексында урнашкан. Әлеге участокта 677 кешегә үз тавышын бирү мөмкинлеге тудырылган....
-
Район башлыгы Ф.М. Камаев референдумда катнашу өчен ялын бүлеп кайтты (ФОТОЛАР ДА БАР)
Бүген Татарстанның 43 муниципаль берәмлегендә (852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә), шул исәптән Актаныш районында да, үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты. Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган...
-
ХАЛЫК ҮЗЕ ХӘЛ ИТӘ: Үзара салым акчасы җыелачакмы, юкмы?
19 ноябрь көнне районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бүген авыл җирлекләрендә, шул исәптән Актанышта да үзара салым җыю буенча референдум уза. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем...