20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Ф.М. Камаев референдумга үз мөнәсәбәтен белдерде. Ә син? (ФОТОЛАР ДА БАР)
Бүген Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә, шул исәптән Актаныш районында да, үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты. Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4...
-
ХАЛЫК ҮЗЕ ХӘЛ ИТӘ: Үзара салым акчасы җыелачакмы, юкмы? (+ РЕФЕРЕНДУМНАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
20 ноябрь көнне районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бүген авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уза. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем дә каршы килмәс дип...
-
Яр Чаллы шәһәрендә бала бассейнда батып үлгән
Кичә кич Чаллының 54нче комлексында урнашкан "Афина" бассейннында 11 яшьлек кыз батып үлгән, дип яза "Челнинские известия". Бала дус кызы белән бергә су коенырга килгән, әмма көтмәгәндә күз уңыннан югалган. Яшьтәше аны үзе эзләп табарга омтылган, әмма соңрак ярдәм сорап бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Фаҗига булган урынга килеп җиткән табиблар...
-
Җаным-тәнем белән Такталачыктан мин
- 70 яшеңне кырлап киләсең, Хәниф, узганнарны бер искә төшереп алыйк, хатирәләр яңартыйк әле, бала чагыңнан башла. - Туган авылым - Такталачык. Әтием Назиф Габдрахманов, унҗиде яше тулгач та, Бөек Ватан сугышына алынган, Смоленск өчен барган сугышта каты яраланып, дүрт тәүлек кар өстендә яткан, башка часть солдатлары табып, госпитальгә озатканнар....
-
Технология укытучыларының район семинары узды
15 ноябрь көнне Иске Кормаш мәктәбе базасында "Укыту программасының ФГОС кысалары нигезендә укучыларның технология дәресләрендә хезмәт активлыгын күтәрү" дигән тема астында технология укытучыларының (ир-егетләр) район семинары узды. Анда технология укытучысы Гадел Газизов үткәргән "Агач материалларын тоташтыру алымнары" дигән темага ачык дәрес тыңланды. Шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары Диләфрүз Газизова "Бәхет...