“АЛТЫН КАЛӘМ“ балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестивале
"АЛТЫН КАЛӘМ" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестивале йомгакланды. Актанышның 1нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гүзәл Фарсыева Гран-при бүләгенә лаек булды.
Республика бәйгесе җиңүчесе дигән уңышка быел Актаныштан 7 укучыбыз лаек булды. Актанышның 1 мәктәбеннән Таңсылу һәм Камил Ибраһимовлар, Илгиз Шәкүров, Гүзәл Фарсыева, Актанышның 2 нче мәктәбеннән...