"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы
"Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директорының телевидение буенча урынбасары Гөлназ Шиһабетдинова һәм телевидение корреспонденты Ләйсән Газизова Актаныш район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
"Актаныш таңнары" газетасы журналисты Ирина Заһретдинова "Бәллүр каләм-2013" республика бәйгесендә "Журналистикада исем" номинациясендә җиңү яулады.
Актаныш район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы белән очрашты.
0