Качак малга закон бармы?
Аңламассың бу законнарны: берләре авыл кешесенә күпләп мал асрарга ирек бирә, икенчеләре мал асрауның ямен җибәрә. Ничекме? Тыңлаусыз сарыгы, кәҗәсе аркасында хуҗа кешегә кесә төбен әйләндереп салырга, барлы-юклы акчасыннан колак кагарга туры килә - чөнки закон шулай куша.
Сарык кына түгел, сыеры да көтүдән качып, уҗымга керергә, яки ачык калган...