Наркотикларсыз тормыш
Үзәк китапханәдә Актаныш районында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган рәсемнәр, плакатлар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашып, I урынны Югары Яхшый мәктәбенең III сыйныф укучысы Камилә Баһаветдинова, II урынны Аккүз мәктәбенең II сыйныф укучысы Адель Шәйдуллин, III урынны Югары Яхшый мәктәбенең III сыйныф укучысы Эльвира Кәрамова яуладылар.