2 меңнән артык райондашыбыз катнашты
8 февраль көнне "Бүләк" чаңгы аланында "Россия чаңгы юллары - 2015" акциясе кысаларында узган массакүләм спорт чарасында 2 меңнән артык райондашыбыз катнашты.
Урман һавасын суларга олысы да, кечесе дә килгән иде. Киеренке төс алган бәйгеләрдә балалар бакчаларында тәрбияләнгән сабыйлар да, мәктәп укучылары, иң көчле яшь спортчылар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куйганнар, лаеклы...