Район полиция бүлегендә хәтер кичәсе
17 апрель - эчке эшләр органнары, эчке гаскәрләр ветераннары көне буларак билгеләнә. Әлеге һәм якынлашып килгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә, дәһшәтле сугыш юлларын узып, тыныч тормышта да озак еллар илебезнең, халкыбызның иминлеге сагында торган ветераннарыбызны искә алу кичәсе узды.
Район җирлегендә, эчке эшләр бүлегендә хезмәт...