Алда көтә тормыш корабы
26 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары барысы бергә чыгарылыш кичәсенә җыйналды.
Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...