Көзге чәчүгә старт бирелде
5 август көнне "Әнәк" агрофирмасының Усы басуында хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, икътисадчылар, агрономнар катнашында көзге чәчүгә старт бирүгә багышланган семинар үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе хезмәт фронты тынып тормый. Язгы кыр эшләре тәмамланып, күп тә үтми, терлек азыгы...