Ярминкә актанышлыларны сөендерде (фотолар)
Ярминкәдә балык, кош һәм мал ите, бал, ярмалар, он, шикәр комы сатучылар да, табигать нигъмәтләре - мәтрүшкә, юкә чәчәге, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре тәкъдим итүчеләр дә бар иде.
Һәр сатучы оешма коймагын чыжлатып, камыр ашларын әзерләп, кайнар чәйләрен һәр теләгән сатып алучыга тәкъдим итеп торды.