Актаныш егете Ленар Шәех: «Китап ипи дә, сөт тә түгел»
Бауман урамындагы татар китабы кибетләрендә китаплар бик күп. Матур әдәбият, сүзлекләр, затлы альбомнар, аллы-гөлле балалар китаплары, дәреслекләр - кыскасы, бар да бар кебек. Татар китабының тышкы кыяфәте дә матур, саллы хәзер, кулга аласы гына килеп тора. Җитмәсә бәяләре дә кыйбат түгел.
Бүгенге көндә шул басмаларны «тудыру йорты» Татарстан китап нәшриятында...