“Гармун миңа иптәш ул”
Әкрен генә гармун тавышы ишетелгән фатирның ишеген кыяр-кыймас кына ачып, эчкә уздык. Үзенең 95 яшен каршылаучы Мәгъфия апа бар дөньясын онытып гармунын тарта иде.
- И шушы гармуным минем иптәшем инде, балалар, әйдәгез, әйдә, - дип, эчкә дәште ул безне. - Биш яшемнән гармун уйный башлаган кеше бит мин, хәзергәчә...