"Чишмә" - үрнәк хуҗалык
5 февраль көнне "Чишмә" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган семинар узды. Анда Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Мәгълүм булганча, "Чишмә" хуҗалыгы районыбызның алдынгылары рәтендә. Алар районыбызда мөгезле эре терлек баш санын иң күп арттыручылар...