Туган җиреңә кайт икән...
Шәһәрләрнең авылны суыруы, эшсезлек, яшьләрнең калага күпләп китүе салаларның картаюына китерде. Көндез дә пәрдәләре тартылган ятим өйләр, буш нигезләр күбәйде. Нәкъ Харрас Әюп язганча:
"Күпме өй урыны...
Елый торгач,
Сукырайган күзләр сыман алар..."
Шөкер, соңгы елларда безнең Усы авылында, әкренләп булса да, туып-үскән нигезләрен яңартучылар, буш урыннарга яңа йортлар салучылар...