Авылдашларына шатлык өләшә
Күктә яз кояшы елмая. Агачларның бөреләре тулып, яфрак чыгарырга җыена. Елның иң матур, барлык тереклек уянган мәлендә якты дөньяга килгән Яңа Әлем кызының да күңеле тулган чак.
Язгы гөрләвекләр шикелле сизелми генә гомер ага да ага. Айларны елларга тоташтырып, маңгайга сырлар сала. Юк, 55 яше ишек шакыганга һич үкенми Нурия...