Бәйрәм белән Сезне, өлкәннәр!
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт куйдыгыз. Бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләрне үз үрнәгегездә тәрбияләүгә лаеклы өлешегезне...