Актаныш районында иң көчле мәктәп командалары билгеләнә (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Әлеге сәгатьләрдә Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион кышкы спартакиадасы гөрли. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында бара.
Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән.
Җиңүче исеме өчен бүген районның барлык мәктәпләре, шул исәптән Пучы, Әлем, Актаныш үзәгендәге 7 балалар...