Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов.
Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе...