Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты
Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана. Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.