Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган
Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.