21 апрель 2016 яңалыклары
-
Һөнәрләр чемпионаты
WorldSkills Russia - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен оештырылган чемпионат ул. Аны эшче куллар өчен олимпиада дип тә йөртәләр. Чемпионатның тарихы 1950 елларга барып тоташа. Шул чордан башлап, 72 ил әлеге ярышларның актив катнашучысы дип танылды. Ул яшьләрне, педагогларны, хөкүмәт вәкилләрен һәм оешма-предприятиеләрне берләштерә. Агымдагы елның 6-9 апрель көннәрендә Казан...
-
В. И. Ленин һәйкәленә чәчәк салырга чакырабыз
Даһиебыз В.И.Ленинның тууына 22 апрельдә 146 ел. Аның инициативасы белән Россиядә дәүләт төзелешендә гаделлекне яклаучы коммунистлар партиясе төзелде. Ләкин коммунистлар партиясенең эшчәнлеген туктатып, параллель рәвештә социалистик системабызны да жимерделәр. Дәүләт казнасына тупланган гомуми байлык һәм Совет халкы төзегән мөлкәт арзан бәядән яки бөтенләй бушка экстремистлар капиталына күчте. Эшче халыкның хезмәт...
-
Ашланган җир аш бирер
Кырларда трактор гөрелтесе артканнан-арта бара. Басулары техника йөрерлек булып кипшергән хуҗалыклар күпьеллык үләннәргә ашлама кертү беләш мәшгуль. "Әнәк" агрофирмасының Кормаш, Түке, Әтәс, Айман бүлекчәләрендә дә эш башланып китте. Безгә 14 апрель көнне Айман бүлекчәсендә булып, эшнең барышы белән танышырга, механизаторлар белән аралашырга туры килде. Агрофирманың Айман бүлекчәсе язгы кыр эшләренә...
-
Төрмәдә утырырлык хәле булмаган Мисбах картны озакка утырттылар
Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд каршында соңгы сүзе буларак олы яшьтә икәнлеген, авыруын, колониядә булуына карап дәүләткә, судка файда булмавын һәм төрмәдә утырырлык хәле булмавын җиткергән, мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгән Мисбах карт табиб-травматолог Андрей Железновны...
-
Татарстанда балалар арасында суицид очрагы: имтихан белән куркытмагыз!
Кукмара районының Балыклы авылында 14 яшьлек укучы малай үз үзенә кул салуы турында хәбәр иткән идек. Аны үзләренең печәнлегендә үлгән килеш тапканнар. Хокук саклаучылар бу вакыйга буенча тикшерү эше ачкан. Укучының бу адымга БДИ имтиханнарына бәйле рәвештә баруы ихтимал дип тә әйтәләр. Беренчел фаразлар буенча, мәктәптә укытучылар малайга төп дәүләт...
-
Татарстанда бер йортны яшен суккан
Чүпрәле районындагы Түбән Чокырлы авылында бер йортны яшен суккан. Бәла-каза нәтиҗәсендә өй генә түгел, каралты-куралар да янган, бәхеткә, бу өйдә яшәүченең берсенә дә зыян килмәгән. Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/14954-tatarstanda-ber-yortnyi-yashen-sukkan.html
-
ТРсы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Актанышка килде (ФОТОЛАР ДА БАР)
20нче апрель көнне ТРсы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман эшлекле сәфәр белән Актанышка килде.
-
СӨБЕХАНАЛЛА: Актаныш ЗАГС бүлегендә быел 60нчы нарасый теркәлде
Актаныш районы ЗАГС булегендә бүген, 21нче апрель көнне, 60нчы баланы теркәү тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Әнвәров Шәфкать Илфат улы һәм әнисе - Әнвәрова Гөлнара Фигат кызы мәхәббәт җимешләренә Тамерлан исеме куштылар. Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны 2 нче уллары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын...
-
КӨН КАДАГЫНДА: Уразай тавы игътибарлылык һәм саклык сорый (ФОТОЛАР)
Аеруча яз җиткәч, Актанышта гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә юллар проблемасы тагын да актуальләшә. Буген Актаныш районының Уразай тавы - "тимер ат" хуҗалары өчен гаять куркыныч урыннарның берсе. Биредә җир асты сулары агу нәтиҗәсендә таш өслек сизелерлек дәрәҗәдә убылган. Берничә метр ара шофёлар өчен "сират күперен"ә тиң. Бүгенге көндә капма-каршы...