21 июль 2021 яңалыклары
-
“Әлмәтгаз” оешмасының Актаныш бүлеге хәбәр итә!
Капиталь төзекләндерү үткәрелү сәбәпле, 22 июль көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә Актаныш авылының Баян Дәүләтов урамындагы №1, 2, 2а,3, 4, 7, 11, 13, 15, 15Б, 17, 21, 23, 25, 27, 29, 38, 38/2, 39/1, 39/2,40, 41/1, 40/2; Юбилей урамындагы №1,1а, 1б, 3, 3б, 6, 7, 8, 9, 11, 12, 14, 15, 17, 18, 19, 20 йортларына газ бирү туктатылып торыла.
-
"ӘНӘК" АГРОФИРМАСЫ УРЫП- ҖЫЮ ЭШЛӘРЕН ТӘМАМЛАУ АЛДЫНДА
Кичәге яңгырларның дымы кипшергәч, төшке аштан соң кабат уракка чыкты “Әнәк” агрофирмасы игенчеләре. Хәзерге вакытта 2500 гектар мәйдандагы арпа басуында кызу эш кайный. 1500 гектарыннан бөртеклеләр җыйнап алынды.
-
Ставрополь краеның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алексей Сафонов һәм аның алты әшнәсе 19 миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган
Ставрополь краеның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алексей Сафонов һәм аның алты әшнәсе 19 миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган. Бу хакта журналистларга ТК матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
"АГРОСТАРТАП"КА КАТНАШ: КУЯНЧЫЛЫК ӨЧЕН 1,5 МИЛЛИОН СУМ, 24 СЫЕР АСРАСАҢ-3 МИЛЛИОН!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 14 июльдән 12 августка кадәр «Агростартап» грантында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Хакимияттә узган брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов әлеге конкурс турында тулы сөйләп, катнашуга таләпләр, грантны отканнан соң үтәлергә тиешле шартлар турында аңлатты. Ләйсән ГАЗИЗОВА
-
«Бердәм Россия» барлык сәяси партияләрне имин сайлаулар өчен килешү имзаларга чакыра
«Бердәм Россия» барлык сәяси партияләрне имин сайлаулар өчен килешү имзаларга чакыра
-
ЧӘЧӘКЛӘР КОЯШКА ҮРЕЛӘ: Актаныш хастаханәсе ишегалдын искиткеч чәчәк түтәлләре бизи (фотолар)
Актанышта чәчәк утырту матур традициягә әверелде. Шәхси хуҗалыклар, оешмалар ишек алларына гына түгел, территориянең капка төпләренә дә чәчәк утыртып, авылыбызның тирә-юнен ямьлиләр.