22 март 2018 яңалыклары
-
Иртәгә дә Актаныш районында ут сүнеп торачак (ИСЕМЛЕК)
Актаныш районы электр челтәрләре хәбәр итә: 23 март, җомга көнне, Югары Яхшый авылының Новая урамында иртәнге 09.00дан 14.00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып торачак. Шулай ук Киров авылының Алма-Ата, Комсомол, Нургалиев, 1 Май, Киров урамнарында 10.00нан 14:00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.
-
Актаныш районында шәхси секторлардагы мунчалар яну очраклары арткан
Бүгенге көнгә районыбыз территориясендә 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шунысын ассызыклау урынлы,6 ялкынның 5се шәхси секторларда урнашкан мунчаларда чыккан, берсе - шәхси йортта. Саннардан күренгәнчә, мунчада янгын чыгу очраклары кискен арткан. Ә 2017 елда исә алар барлык янгыннарның 41процентын тәшкил иткән....
-
Актаныш Нәүрүзне каршы алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Быел Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары да Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде. "Бүләк" интернаты территориясендә бу көнне яз бәйрәме гөрләде. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар кайнар коймак, пылау, чәйдән...
-
КЕШЕ ВАФАТ БУЛГАННАН СОҢ АНЫҢ НИНДИ ӨЧ ГАМӘЛЕ КАЛА?
Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә. Әбү Һөрәйра мондый риваять тапшыра: Пәйгамбәребез: «Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән кала, бар гамәлләре туктала. Бу өч әйбер: туктаусыз хәйриячелек, башкаларга тапшырып калдырган файдалы гыйлем, үз ата-аналары өчен ялварып гыйбадәт кыла торган иманлы бала», - дигән. (Мөслим, 1631). Йә Раббым!...
-
В Татарстане мать намерено заморозила свою новорожденную дочь
Девушка после родов на четыре дня оставила ребёнка в неотапливаемой веранде. Минимальная температура в эти дни достигала 17 градусов мороза. После горе мать вынесла девочку на улицу и оставила во дворе заброшенного дома. 20 февраля в Аксубаевском районе деревни Татарское Сунчелеево на улице Центральная, 20 было обнаружено тело мёртвого новорожденного...
-
Актаныш районының Халык театрлары арасында җиңүчеләр билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)
Халык театры исемен йөртүче коллективлар арасында түбәндәге урыннар билгеләнде. 3 урын - Зөбәер халык театры. Н.Гаетбаев"Аты барның дәрте бар" комедиясе "Үз ролен иң оста башкаручы" - Ленар Габидинов (Сатыбал роле өчен ) 3 урын - Иске Богады халык театры Нәҗип Исәнбаев "Су юлы" "Үз ролен оста башкаручы" - Фәндүс Мостафин...
-
Актаныш районының үзешчән драма коллективлары арасында җиңүчеләр билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)
Кичә район үзешчән драма коллективлары чираттагы сезонга йомгак ясады. Гадәттәгечә, халык театры исемен йөртүче драма коллективлары һәм үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым чыгарылды, номинацияләр билгеләнде. Смотрның шарты буенча, авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлый алды. Смотрда татар,башкорт драматургларының 50 әсәре сәхнәләштерелде.Спектакльне һәр мәдәният...
-
Актанышлылар райондашларны елатты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Март аенда райондашларыбыз театр дулкынында яшәде дисәк, һич ялгыш булмас. Драма коллективлары смотры гыйнвар, февраль айларында авыл мәдәният йортларында гөрләсә, аеруча уңышлы чыгыш ясаган 12 коллектив Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында сәхнә тотты. Алар - Яңа Әлем, Күҗәкә, Байсар, Теләкәй, Аккүз, Татар Суксу драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров,...