22 июнь 2016 яңалыклары
-
Актаныш районы прокуратурасы Кәзкәй җирлеге башлыгына карата эш ачты
Актаныш районы прокуратурасы Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитетында "Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль законның үтәлешен тикшерде һәм закон бозу очракларын ачыклады. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә, теркәлгәннән соң, 30 көн эчендә җавап бирелергә тиеш булып та, тикшерү вакытына 4сенә язмача җавап бирелмәгән - 59 санлы Федераль законның 10нчы...
-
Райондашыбыз исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә
Актаныш районы прокуратурасы Иске Җияш авылынан 47 яшьлек Рөстәм Мөхтәбәровка карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча - исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә. Актаныш җәмәгать судының 1нче участогы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсе, 1нче өлешенә нигезләнеп, 2015 елның 3 июне көнне Р.Мөхтәбәров эчкән...
-
Фаил Камаев: "Авыл кешесе печәнсез калырга тиеш түгел!"
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев халыкны печәнле итү мәсьәләсен фермерлар аша хәл итеп була дип белдерде. - Печән кирәк кешеләр үзләренең авыл башлыкларына мөрәҗәгать итсеннәр. Фермерларда сыйфатлы печән бар. Әгәр техника белән барып алсаң, алар төяп җибәрә. Авыл кешесе печәнсез калырга тиеш түгел, - диде ул.
-
Минутны да әрәм итмиләр
Хуҗалыкларда малларны кыш буе азык белән тәэмин итү өчен ныклы әзерлек бара. "Таң" хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә 30 майда керешкән иде. Башта Такталачык өлешендә 2720 тонна сенаж салганнар, 226 кип сенаж төргәге кысканнар, 140 тонна печән әзерләгәннәр. 14 июньдә Теләкәй өлешенә күчкәннәр. Без алар янына узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә бардык....
-
Мәчетебез айлы булачак
24 июнь көнне 13.00 сәгатьтә МТС бистәсендә мәчеткә ай куела. Рәхим итегез!
-
Соравың булса - мөрәҗәгать ит!
"Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе үзенең эшен дәвам итә. "Бушлай юридик ярдәм" проекты кысаларында 24 июнь көнне 8.00-10.00 сәгатьтә - Татарстан Республикасы Актаныш нотариаль округы нотариусы Ләйсән Сөнгать кызы Янгирова, 10.00-12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Актаныш адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Алмазия Гавис кызы Гәрәева кабул...
-
Ришат Хәбибуллин хөрмәтләнде
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен "Актаныш" агрофирмасының Актанышбаш бүлекчәсендә озак еллар бригадир булып эшләгән Ришат Рәис улы Хәбибуллин муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Терлек азыгы – акча нигезе
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә "Әнәк" агрофирмасының Татарстан бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү барышы, терлек азыгы культуралары басуларын тәрбияләү, терлекләр кайтуга фермаларны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Яз бик матур килсә дә, соңга таба яңгырларның булмавы...
-
Актанышта яңа җитәкче билгеләнде
26 нчы майдан "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе итеп Шәрифҗанов Илназ Илдус улы билгеләнде.