22 август 2021 яңалыклары
-
"Ак Барс» TANECO Кубогын отты
Бүген узган финал уенында "Ак барс" Петербургның СКА хоккей командасын 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
-
Бүген коронавирус 5 кешенең гомерен өзде
Бүген Татарстанда 1940, 1941, 1951 һәм 1962 елгы дүрт хатын-кыз, 1940 елгы ир кеше коронавирус авыруыннан вафат. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
-
Путин пенсионерларга-ун мең, хәрбиләргә 15әр мең сум түләргә тәкъдим итте
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
-
ТӨНГЕ ФАҖИГА: Яшьләр җиңел машина белән югары тизлектә КамАЗга бәрелә, пассажир вафат
Фаҗигадә 18 яшьлек пассажир һәлак була, машина йөртүче егетне изелеп беткән кузовны кисеп чыгаралар.
-
22 августка йолдызлар фаразы
Йолдызлар бүген кайнар бәхәсләргә, сүз көрәштерүләргә бирелмәскә чакыра.
-
Энгель Фәттахов: Татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтергә кирәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган педагогик киңәшмәдә республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты. Шулай ук район башлыкларына туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне шәхси контрольдә тотарга кушты ул. — Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республикадагы милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк, — диде республика җитәкчесе.
-
Татар халкының иң яраткан юмор остасы, Халык артисты Рәшит Шамкай вафат
Рәшит Шамкай хатыны туган ягында - Арча районы Түбән Ор авылында җирләнә.
-
БИЕКЛЕК АРТЫ БИЕКЛЕК: Казбек тау түбәсендә “Актаныш-Чиялек” дип язылган әләм җилферди
Казбек тау түбәсен яулаган 35 яшьлек Радик Сәгыйдуллинның әнисе Актаныш районы Чиялек авылыннан. Казбек- Европадагы иң зур тауларның берсе,биеклеге 5034 метр. Әнисенең туган ягына мәхәббәте иң авыр вакытларда да егеткә көч биргән. Радик альпинизм белән елдан –ел ныграк мавыга. 8 августта Казбек тавын яулау өчен 14 кешелек төркем белән юлга чыга ул. 10 көн дигәндә максатына ирешә яшьләр. Бу вакытта нинди хисләр кичергәнен Радик инстаграмдагы аккаунтында @sagidullin.radik язып калдырган:
-
МАРИ ИЛЕНДӘ АФӘТ: Йошкар-Ола төтен эчендә
Марий Эл республикасындагы янгыннарны инде өченче тәүлек авызлыклый алмыйлар, сәгать саен янгын күбрәк мәйданнарны яулый бара.
-
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы: Балалар арасында коронавирус белән авыручылар арта
Россииядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар арткан. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.